Иң гүзәле, иң якыны, туган ягым Татарстан! (6+)

10 август көнне 17 нче санлы китапханә Республика көненә багышланган «Иң гүзәле, иң якыны, туган ягым Татарстан!» дигән әңгәмә уздырды. 

татарстан родной
IMG_20220808_112712
IMG_20220808_113708

Чара барышында китапханә кунаклары Татарстан республикасы символлары, туган як тарихы, аның гореф-гадәтләре һәм казанышлары белән танышты. Чарага килүчеләргә «Татарстан хәзинәләре» дигән видеоязма бик ошады, анда башкалабыз һәм республиканың башка шәһәрләренең күренекле урыннары турында белде. Балалар игътибарына «Туган як ул менә нинди» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, ул балаларның белемнәрен тагын да баетты һәм үзләрен бөек халыкның бер өлеше итеп тоярга ярдәм итте. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: